Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшь лениногорскилыларга паспорт тапшырдылар

Зәй-Каратай мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Рашат Дәүләтшин күңелендә тантаналы төстә паспорт тапшыру вакыйгасы озак сакланыр. Шулай ук аның кебек 14 яше тулган шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары өчен дә бу көн мөһим булды.
уган якны өйрәнү музеенда үткән тантанага укучыларның шатлыгын бүлешергә әти-әниләре, укытучылары, рәсми затлар килгән иде. Т
– Хәзер кулыгызда яңа тормыш юлына алып чыгучы документ – паспортыгыз бар. Ул шулай ук сезгә җаваплылык өсти. Эш-гамәлләрегез белән илебезне сөендереп торырга язсын, – диде башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, котлау сүзен җиткереп.
 
 
Федераль миграция хезмәте идарәсенең Лениногорск районы бүлеге хезмәткәрләре паспорт турында мәгълүмат биреп, пропискага керү тәртибен аңлаттылар. Музей хезмәткәрләре исә документның барлыкка килү тарихы белән таныштырып, экранда музей фондында  сакланучы төрле чорлардагы паспортларны күрсәттеләр. Тарихы 17 гасырга барып тоташса да, эчтәлеге шул ук – син тулы хокуклы граждан һәм балачак белән саубуллашып, яшүсмерлек чорына кереп барыш.
 
 
– Хәзер үземне зурларча хис итәм, бераз дулкынланам да, – ди Рашат кулына паспорт алганнан соң. Ул тантанага әнисе Әлфирә ханым белән Зәй-Каратайдан килгән. Әнисе дә документ алу – тормышта аеруча мөһим көн, дигән фикердә тора. Рашат мәктәптә технология, информатика, инглиз, физкультура фәннәрен ярата икән.
 
– Тагын хоккей буенча спорт секциясенә йөрим. Мәктәпнең корты бар, шунда шөгыльләнәбез, – ди.
 
Ул көнне 25 яшүсмергә паспорт тапшырылды, шуның 11е – авыл җирлегендәгеләргә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus