Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт урамнары ямаулык көтә

Быел район территориясендәге юлларны төзекләндерүгә барлыгы 375 миллион 800 мең сум акча тотылачак. Бу хакта район башкарма комитетында юллар торышы уңаеннан  уздырылган киңәшмәдә хәбәр ителде.

Кар эреп бетү белән чокырлы юллар саны тагын да арта төште. Әлбәттә инде, шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр дә моңа битараф калмады, “Халык контроле”нә үтенечләрен юллый башлады. Редакциягә дә мөрәҗәгатьләр булып тора. Кемдер ишегаллары өчен борчыла, кемдер урам юлларында әллә ни зурлык чокырлар хасил булуыннан зарлана. Ялгыш килеп төшеп, машинасыз калдыру куркынычы янаган чокырлар да юк түгел.

 375 миллион 800 мең сум акча кайсы юлларга тотылачак икән? Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Ильвир Габдуллин һәм “Татнефтедор”ның Әлмәт автоюллар идарәсе начальнигы Рөстәм Гарифуллин билгеләп үткәнчә, әлеге акчаның  республика бюджетыннан каралган 150,8 миллион сумына Кузай-Норлат, Әлмәт-Азнакай, Әлмәт-Мөслим (Урсала районындагы участогы) юллары ремонтланачак. Шулай ук торак-пунктлардагы урам-юл челтәре нормага китереләчәк. Төгәлрәк әйткәндә, “Дружба” микрорайонында биш, Урсалада 0,93 километр озынлыгындагы юлга вак таш-ком катнашмасы җәеләчәк. Колшәрип, Елховой, Новотроицк, Кителга, Тихоновка, Дальняя Ивановка авылларында, Кәләй станциясендә дә юл өслекләрен ясау күздә тотыла. Ближняя Ямашта бу эш бара инде. Шоссейная (Төхфәтуллиннан Герценга кадәрге ара), Индустриальная (Фәхретдиннән Маяковскийга кадәр), 8 Март (Таһировтан Сөләймановага кадәр), Радищев (Белоглазовтан Шевченкога кадәр), Цеткин (Пушкиннан Радищевка кадәр) урамнары да проектка кертелгән. 

Нефтьчеләр, һәрвакыттагыча, ярдәменнән ташламый. Быел “Татнефть” компаниясе 200 миллион сумлык иганәчелек ярдәмен шәһәрнең алты урамына – Фәхретдин (Совет урамыннан Ленин урамына, Полеваядан Индустриальнаяга кадәр өлеш), Заслонов, Сөләйманова, Гафиятуллин (Нефтьчеләр урамыннан Төзүчеләр проспектына кадәр), Нефтьчеләр (Гафятуллиннан Тынычлык урамына кадәр) һәм Ленин (Фәхретдиннән Төзүчеләр проспектына кадәр) урамнары юлларын ремонтлауга күрсәтәчәк.

Муниципаль юл фондыннан да 25 миллион сум бүленәчәк. Әлеге акчага Гафиятуллин урамының Төзүчеләр проспектыннан алып Әминов урамына кадәрге өлеше, Бигәш, Макаренко урамнары ремонтланачак. Күргәнебезчә, быел Гафиятуллин урамы тулысы белән рәткә килергә ошаган. 

 Шәһәр автомобиль юллары идарәсе алдына да сыйфатлы эш башкару бурычы куелган. Алар инде кар эреп бетмәс үк кайбер урамнардагы чокырлы юлларны ямарга керешетеләр. Халык кар, су өстенә асфальт җәяләр дип аптырашта да калган иде. Юлчылар яңа технологияләрнең – кайнар асфальтның  болай эшләргә мөмкинлек бирүен аңлатты. Чокырлы юллар күп шәһәрдә. Әмма быелгы исемлеккә Тимирязев. Шевченко, 8 Март, Төзүчеләр, Фәхретдин, Объездня урамнары һәм 24 нче мәктәпкә илтә торган юллар кертелгән.  

  • Кызганычка каршы, капиталь ремонт кирәк булган өслекле юллар да бар. Мәсәлән, Тукай, Нариман, Пугачев, Фурманов, Мәктәп урамнарындагы чокырларны ямап кына проблемадан котылып булмаячак, – диде Ильвир Габдуллин.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин эш күләменең зур булуын искәртеп, халыкка уңайсызлыклар тудырмас өчен эшне төнлә дә алып барырга кирәклегенә басым ясады. Ә юлга салына торган билгеләр май бәйрәмнәренә кадәр тәмамланырга тиеш.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus