Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Савымчының хезмәт хакы 18 меңнән арта

Трой Урай авыл җирлегендә эшләүче Габитов гаилә фермасы районда иң яше булса да, эшләре күпләргә үрнәк булырлык.

40 баш терлек симертү белән үз эшен башлаган фермер бүген сөт җитештерүдә нәтиҗәле эшли башлады. Аның исәпләве буенча бу тармак күпкә отышлырак. Чөнки, киләчәктә тапшырылачак ит хисабына берәүдән дә акча алып торып булмый.

Ә менә хәзерләүчеләр белән тапшырылачак сөт хисабына көндәлек чыгымнар өчен кирәк кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин. Дүрт ел элек  Рүзәл Габитов үз эшен ике миллион сумга якын кредит алудан  башлый. Кыска гына вакыт эчендә дә  максатына ирешә ул. Биек койма белән әйләндереп алынган терлекчелек фермасы янәшәсендә, бүген  техникасы, агрегатлары тулысынча эшкә әзер. Мөгезле эре терлекләрнең  баш санын да 200 гә җиткерергә исәп итә.

Аның бүген 53 баш савым сыеры бар. Киләчәктә сөт җитештерүне арттырырга планлаштыра. Бина эчендә инде кыш айларында ук сөт үткәргечләрне монтажлаганнар. Бу ел ахырына кадәр үк инде ул савым сыерларының баш санын 100 гә җиткерү турында уйлана. Бу нияттән 30 баш тана да алган да инде . Фермер үз тирәсенә авылның эш сөючән, тырыш егетләрне туплаган. Без килгәндә Владимир Шелков, Вәкил Мөбәрәкшин, Анатолий Чукаев терлекләргә азык ташу, бина эчен тәртипкә китерү белән мәшгуль иделәр. Фермер үз хезмәткәрләреннән канәгать булуын әйтте һәм һәркайсын мактау сүзләре белән телгә алды.

Аның сүзләренә караганда егетләр ел әйләнәсе эштән бушамый икән. Язгы кыр эшләрен дә ул алар ярдәме белән башкарып чыга. Кыр эшләре дигәннән, фермер быел чәчүлек җир мәйданын 500 гектарга җиткерергә планлаштыра. “Терлекләр арткач, азыкны читтән ташып булмый бит инде”,-дип ул кул астында булган 68 гектар күпьеллык үлән җирен быел 50 гектарга арттырырга исәпли. Бөртекле культуралар мәйданы да узган елдагыдан күбрәк булачак.

Кыр эшләренә алдан ук зур хәсәрлек чараларын күрергә өлгергән. Җитәрлек күлдәмдә ашлама, ягулык һәм чәчүлек орлык әзерләп куйган. Савымчылары уңган булганнар: Елена Мөбәрәкшина хезмәттәше Наташа Бутова белән хезмәтләрен яратып башкаралар. Елена гаилә фермасы төзелгәннән бирле  биредә ире Вәкил белән эшли башлаган.

-Хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт зур монда. Айлык хезмәт хакын 18 мең сумнан ким алганым юк. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта терлек асрарга да мөмкинлекләребез зур.Хуҗабыз  Кыш чыгарлык  печәне, фуражы  белән тәэмин итә,-диде Елена.

Идрис Аметов.

Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus