Зәй-Каратайда Миләүшә Идиятова концерт куйган
Зәй-Каратайда Миләүшә Идиятованың "Мин тормышка гашыйк" исемле концерты зал тулы тамашачы белән үтте.
Җырчы үзенең иҗат төркемендәге артистлар белән – Раил Гыйззәтуллин, Эльза Идиятова, Айназ-Илгизә Идиятовлар, Гөлгенә Дибаева (Әхмәтова) халыкка җыр-моң бүләк итеп, биюләр күрсәтеп, ял иттерделәр.
Концертны мәктәп укучысы Ралинә Фазлыева һәм балалар бакчасы нәниләре катнашында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" хореографик күренеш белән башлап җибәрделәр.
Болары – Миләүшә Идиятованың иҗат "җимеше". Сәхнәгә куелган экраннан авылның тарихи фотолары, клиплар күрсәтелеп барды.