Зәйдә зообелгечләр өчен укулар оештырылды
“Зәй” агрофирмасының Әхмәт сөтчелек комплексында “Файзер-Зоотес” компаниясе белгечләре катнашында укулар оештырылды. “Агрокөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчеләре, Зәй, Сарман, Азнакай районнары агрофирмалары зообелгечләре катнашында узган укуларда сыерларда мастит һәм эндометрит, тояк авыруларын дәвалау буенча сүз булды.