Рөстәмнең көче ташып тора
Бу ялларда Актанышта яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Президент кубогына традицион республика турниры узды. Турнирда Зәйдән бер төркем яшүсмер бил алышты. «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рөстәм Сәлахов үз авырлыгында көмеш медальгә лаек булды. Аның тренеры - әтисе Сирень Сәлахов.