Котлыйбыз!
Күгәрчен авылында яшәүче ФИДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛА кызы ГЫЙМАДИЕВАның 19 апрельдә туган көне булып узды.
Кадерлебез! Сине чын йөрәктән туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар, бәрәкәтле озын гомер, балаларыңның күңел җылысын, игелекләрен күреп тигезлектә яшәргә Ходай язсын.
Сиңа насыйп булган бәхет-шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек ярты бәхет диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Иң изге теләкләр белән: Нурия апаң, балалар, оныклар. Бу теләкләрегезгә кызыгыз Алинә дә кушыла.