Ике егетне, өч кызны үтереп яндырганнар
Янгын чыккан фатирга килгән МЧС хезмәткәрләре анда бугазлары киселгән 5 мәеткә тап була.
Иртәнге якта ирен эшкә озатырга чыккан ханым янгын исе сизеп, МЧСка шалтырата. Янгынны сүндергәннән соң биредә биш мәет табыла. Аларның һәрберсенең тәнендә 30-40 тапкыр пычак белән кадалган яралар барлыгы ачыклана, кайберләренең бугазы исән килеш киселгән булып чыга. Үлүчеләргә 16-22 яшь.
Башкортстанның Күмертау шәһәрендә булган фаҗигадә гаепләнүчеләр тоткарланган. Аның берсе Күмертау кешесе, 1991 елгы егет. Икенчесе Төрекмәнстаннан килгән 1993 елгы кеше. Хәзерге вакытта җинаятькә илткән сәбәпләрне ачыклау бара.