Узган елның җәендә ир-ат үз участогында бассейнга дип чокыр казыган һәм 10-15 кешенең баш сөяген тапкан. Әлеге ир-ат августта җир эшләре вакытында баш сөякләрен күмгән, әмма өчесен калдырган булган. Ир-ат табылдык турында полициягә хәбәр итәргә кирәк дип тапмаган, чөнки элек участокта зират булган. Әмма ир-ат дуслары тәкъдиме буенча язын бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр иткән.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, табылдык Биектау районы Усад авылында яшәүченең участогында табыл. Табылган баш сөякләре экспертизага җибәрелгән.