Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АВЫЛЫМ ГОРУРЛЫГЫ

Бөек Ватан сугышына Татарстаннан алынып, исән чакта һәм үлгәннән соң Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә тәкъдим ителгән 288 солдат һәм офицерның исемнәре, тарихта беренче мәртәбә “Мәдәни җомга” газетасында басылып чыкты.  Алар арасында туган авылым Яңа Комазанның горурлыгы булган Хөсәен Вәлиев тә бар. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов төзегән “Билгесезлектә калган батырлар” (“МҖ”, 21.01.2015) исемлегендә ул 14 саны белән теркәлгән.

Хөсәен Вәлиев  1907 елның 7 октябрендә Ситдиков Әхмәтвәли (1877) һәм Хәсбиямал (1881) гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенә чагыннан ук хәрби уеннар уйнарга яраткан өлкән улы турында әтисе: “Менә күрерсез, Хөсәен “ваянный” кеше булачак”, - дип сөйләргә яраткан. Ни әйтсәң дә, ул үзе дә 1914 елгы “Ярман” сугышында катнашкан ич.

Хөсәен Яңа Комазан мәктәбен  тәмамлагач, Дүсмәт авылы мәктәбендә белем ала. Аннан соң ул Мамадышта оештырылган 2 еллык педкурсларны тәмамлый. Дүсмәт һәм  Яңа Комазан мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Миндә Хөсәен абыйның 1962 елның 4 декабрендә Көек-Ерыкса мәктәбе укучыларына җибәргән хатының күчермәсе саклана. Ул 1933 елда татар-башкорт кавалерия мәктәбен тәмамлавы һәм Новочеркасск шәһәрендә командирлар курсында укуы турында яза. Башта ул кавалерия взводы командиры, 1939-40 елларда эскадрон командиры буларак хезмәт итә. Соңрак М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 4 ел буе Бөек Ватан сугышында катнаша. Разведка батальоны командиры, укчы полк командиры булып хезмәт  итә. Сугыштагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, Александр Невский, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң да армия сафларында хезмәт итә Хөсәен Вәлиев. Хәрби эшчәнлеген подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. 1962 елдан башлап ул – Саклану министрлыгы пенсионеры. Шулай да Татарстан саклык кассалары идарәсендә эшләвен дәвам итә.

Хөсәен Вәлиев хатына өстәп,  түбәндәге мәгълүматларны җиткерәсем килә. Ул шактый еллар район кулланучылар җәмгыяте рәисе булып эшләде. Мамадыш ветераннары советын җитәкләде. Берлинны штурмлауда катнашкан, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән батыр якташыбыз хәрби комиссариат белән даими элемтәдә торды. Туган авылына да еш кайтты.

Рәим ГОБӘЙ.
Мамадыш районы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus