Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистә егетләре армия сафларына китәләр (ФОТО)

Россия Федерациясе Кораллы көчләренә язгы чакырылыш старт алды. 

Быел безнең районнан армия сафларына алтмыштан артык егет чакырыла. Алар илебезнең төрле почмакларында Ватан алдындагы изге бурычларын үтиячәкләр. Ә бу чакырылыш Бөек Җиңүнең 70 еллыгына туры килүе белән үзенчәлекле. Ул яшьләребез өчен мәртәбә дә, зур җаваплылык та өсти.

Кичә район Мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучыларны озатуга багышланган тантаналы кичә булды. Анда армиягә китәчәк егетләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары,югары сыйныф укучылары килгәннәр иде.

....Тиздән солдат формасы киячәк егетләр тантаналы музыка, алкышлар астында сәхнәгә чакырылдылар.  Беренче булып аларны Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Балык бистәсе районы буенча бүлеге началнигы Фәрит Ваһапов сәламләде. Ул яшләрне Геройлар Ватаны- Балык бистәсе егетләре данына тап төшермичә хезмәт итәргә өндәде. Бер елдан изге бурычларын намус белән үтәп, исән сау килеш, ныгып, чыныгып кайтуларын теләде. Аннары хәрби комиссар күптән түгел хәрби хезмәттән кайткан Вячеслав Улановны сәхнәгә чакырды. Якташыбызга “За участие в военном параде в Денҗ Победы” медален тапшырды. Вячеслав үз чиратында яшләрне лаеклы хезмәт итәргә чакырды.

Бу көнне дин әһелләре дә яшләребезгә үз фатихаларын бирделәр. Ә үзешчән артистлар дәртле-моңлы җырларын бүләк иттеләр.

 Илгиз Җамалиев.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus