Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районы Балалар иҗат йортының актлар залында "Гаилә талантлары салават күпере" исемле республика фестиваль-конкурсының район этабы узды

Әлки районы Балалар иҗат йортының актлар залында "Гаилә талантлары салават күпере" исемле республика фестиваль-конкурсының район этабы узды.
 
 
Мәдәният  хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйгедә районыбызның 16 гаиләсе җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкта көч сынашты.
Сәхнәдә үз концерт программаларын тәкъдим иткән гаилә ансамбльләренең чыгышларын жюри әгъзалары сәхнәгә осталыгы, сәнгатьлелек, сәхнә костюмы критерийлары буенча бәяләде. Катнашучыларның бәйгегә ныклы әзерлек белән килүләре күз алдында иде. Концертта бер генә артык номер да булмады. Чыгышлар мәгънәлелеге, төрлелеге белән аерылып торды. Үргәгардан Илгиз һәм Рәйсә Кыямовлар, әйтик, шигырь дә сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр, өздереп биеделәр дә. Чуаш Борнаеннан Борисовлар Христосның туган көненә багышлап театральләштерелгән күренеш әзерләгәннәр. Иске Матактан бертуган Калмыковлар гитара, мандолина, балалайкада уйнап күрсәтте.
 
 
 
Юхмачыдан Ләйлә Гыйльфанова үзенең дүрт сабые белән "Җыр керсен күңелләргә" җырын башкарды. Икенче номер итеп аның кызы Алинә "Ак каеннар" җыры белән залны яңгыратты. Әлеге гаиләнең чыгышлары тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да күңелләренә ятышлы булды. Ләйлә ханым иптәше Рифкать белән ике малай үстерүдән тыш, яннарына тагын дүртне тәрбиягә алганнар. Бусы үзе генә дә ихтирам һәм хөрмәткә лаек. Алар бәйгенең  төп   җиңүчеләре дип табылды.
 
 
 
Икенче урында Югары Кәчидән Миндрюковлар, Каргадан Зиннәтуллиннар гаиләләре. Өченче урын Базарлы Матактан Ибраһимовлар, Демидовкадан Туровлар гаиләләренә бирелде.
 
Конкурста, гаилә ансамбльләреннән тыш, декоратив-кулланма эшләнмәләр бәйгесе дә булды. Анда Түбән Биктимердән Фәсаховлар, Иске Тахталадан Яковлевлар, Иске Матактан Калмыковлар гаиләләре башкарган эшләргә тиңнәр булмады. Фәсаховлар пластик шешәләрдән кош сыннары, макароннан хатын-кыз туфлие, ваза ясаганнар. Яковлевлар агачны яндырып рәсемнәр ясаганнар, курчаклар чиккәннәр. Калмыковлар да бик оста итеп картиналар чиккәннәр иде.
 
 
 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Мария  Платонова җиңүчеләрнең һәммәсенә җылы тәбрикләү сүзләрен юллап, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды, аларга киләчәктә дә гаилә учакларын сүндермичә, үрнәк булып

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus