Үткән атнада Зәй районында Язгы игелек атнасы оештырылды. Атналык яшьләр эшләре идарәсе, мәктәп коллективлары белән берлектә күп төрле игелекле чараларның башында торучылар булды. Атналык кысаларында макулатура җыю да оештырылган иде. Анда иң күп кәгазь, иске газет-журналлар җыючылар татар гимназиясе укучылары булды. Алар 666,680 килограмм макулатура җыеп тапшырды.