Котлыйбыз!
Олы Әшнәк авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез РӨСТӘМ КЫЯМЕТДИН улы СӘЛӘХЕТДИНОВның 16 апрельдә 50 яшьлек гомер бәйрәме.
Кадерлебез! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Бәхет, саулык, тигезлек, балаларыбызга куанып, Ходайның сөеклесе булып, гомер көзенәчә муллыта, хөрмәттә яшәвеңне телибез.
Гомер юлы сикәлтәле,
Бар агы, бар карасы.
Акларына гына басып,
Караларын сикереп үтү.
Саулык белән җитәкләшеп,
Булганына шөкер итеп.
Балаларга терәк булып,
Гел янәшә атлыйк без.
Гомеребезнең әле җәй уртасы,
Алда башланмаган кышы бар.
Шомырт исле ярсу, назлы язлар,
Алма пешәр алтын көзләр бар.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Резидә, балаларың Радик-Илзирә, Рәдиф, оныгың Сәмирә.