Котлыйбыз!
Олы Әшнәк авылында яшәп, хезмәт итүче кодабыз РӨСТӘМ КЫЯМЕТДИН улы СӘЛӘХЕТДИНОВның 16 апрельдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле кодабыз! Сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Бәхет чишмәләрең мул аксын, туар таңнарың якты, гомер юлың озын, гаиләң тигез булсын.
Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе,
Күңелеңдә калсын уелып.
Котлыйбыз без сезне чын күңелдән,
Барыбыз бергә җыелып.
Иң изге теләкләр белән кодаң Рәис, кодагыең Нәзирә бу теләкләребезгә балалар да кушыла