5 нче балалар бакчасы тәрбияче – республика конкурсы лауреаты
7 – 8 апрель көннәрендә Казанда “Ел тәрбиячесе – 2015” конкурсының өченче этабы старт алды.
Финал өлешендә конкурсантлар мастер-класс кысаларында жюри әгъзалары һәм килгән халык алдында профессиональ осталыкларын күрсәтте.
“Тәрбияченең балалар бакчасында Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү буенча эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.
Шәһәребез данын 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Степанова яклады һәм лауреат исемен яулады.
Мәгариф идарәсе матбугат хезмәте