Бөек Җиңү бәйрәме якынлашу уңаеннан Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлеген яңартып, машиналарда район буйлап экспедицион акция оештырды. Анда яшьләр дә, өлкәннәр дә - барлыгы 50ләп кеше чыкты. Өченче Бөгелдедә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне караудан башланган акция ук истәлекле урыннарны барлап Иске һәм Яңа Тәкмәк, Түбән Лоҗы авыллары аша үтте. Һәр һәйкәлгә чәчәкләр салынды, һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.
- Безнең буын өчен тарихыбыз битләрен менә шулай барлау, ата-бабаларыбыз рухын хөрмәтләү бик мөһим. Алга таба да районның истәлекле урыннарын, һәйкәлләрен оныттырмаска исәбебез, - ди идарәнең студотряд җитәкчесе Артур Камалюков.