Өмәләрдән читтә калмыйк
Зәйдә санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә.Чәршәмбе һәм җомга көннәрдә оешма-предприятие, учреждениеләр үзләренә беркетелгән биләмәләрне, торак милекчеләре ширкәтләре йорт ишегалларын кардан арындыралар, чистарталар, тәртипкә китерәләр.
Башкарма комитет торак-коммуналь, төзелеш, архитектура, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 18 мартыннан 8 апреленә кадәр өмәләргә барлыгы 53 берәмлек техника җәлеп ителгән,аларда 4662 кеше катнашкан. Каты көнкүреш калдыкларын җыю полигонга исә 627 куб метр чүп-чар чыгарылган. 18 апрель - гомумшәһәр өмәсе. Барыбыз да өмәләрд катнашыйк.