Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Ел укытучысы – 2015” бәйгесендә әлмәтле катнаша

Бәйгенең финалында Әлмәттән Надежда Квасова катнаша.

“Ел укытучысы – 2015” бәйгесенең финалы бүген Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында ачылды. Педагогик осталык конкурсының хәлиткеч этабында республиканың 45 укытучысы катнаша. Алар барысы да зона ярышларында катнашып (барлыгы 222 кандидатура каралган), җиңүче исемен яулаган остазлар. Бәйге шартлары буенча, һәрбер укытучының эш стажы 5 елдан да ким булырга тиеш түгел.

Финалга чыгучылар 17 апрельгә чаклы Казан мәктәпләрендә ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтәчәк, педагогик осталык этабын узачак, мәгариф проектын тәгъдим итәчәк. Шуннан соң гына жюри җиңүченең исемен атаячак.

2014 елда әлеге бәйге тарихында беренче тапкыр “Россиянең ел укытучысы” исемен Нурлаттан биология укытучысы Алла Головенькина яулаган иде. Традиция буенча, җиңүче як мәртәбәле ил бәйгесендә катнашучыларны киләсе елда үзенә җыя. Шулай итеп агымдагы елның көзендә Россия укытучылар бәйгесе этабы Казанда узачак.

Ә республика бәйгесендә финалга чыккан укытучылар арасында Әлмәттән Надежда Квасова да бар.Ул 2 нче лицейда химия дәресләре бирә. Надежда Николаевна 1989 елда Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлый. 24 еллык педагогик стажлы укытучының күп тапкырлар мәртәбәле бәйгеләрдә җиңү яулаганы бар. Мисал өчен, 2011 һәм 2014 елларда Дмитрий Зиминның “Династия” фонды оештыра торган Россиякүләм физика, математика, химия, биология укытучылары бәйгесендә диплом һәм

“Булачак галимнәр остазы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә, 2014 елда “Мәгариф” милли өстенлекле проекты бәйгесендә җиңү яулый.

Әлмәтлеләр Надежда Николаевнаның җиңүенә өметләнә һәм уңышлар тели.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus