Батырдан батыр тумый кем тусын
Яңа Арыш авылында гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдә дә хезмәт сөючәнлеге белән танылган механизатор Гайнетдиновларны яхшы беләләр.
Күп еллар дәвамында хуҗалыкта кыр эшләре батыры буларак макталган тракторчы Хәйдәрнең эшен бүген улы Фәнис уңышлы төстә дәвам иттерә. Тракторга утырып эшли башлавына әллә ни озак булмаса да, ул соңгы елларда чәчүдә беренчелекне бирми. Әтисе кебек техника, агрегатларны карап, саклап эшләтә. Хуҗалык җитәкчеләре аңа чит ил тракторын тапшырып ялгышмаганнар. Ул аның белән узган елның көз айларында 1500 гектардан артык җир эшкәрткән. Бу егет әле бер үк вакытта МТЗ-1221 тракторы белән язгы чәчүдә һәм кышын фермада тирес чыгаруда да эшли. Хезмәттәшләре һәм белгечләрдән Фәнис турында уңай фикерләр генә ишетергә мөмкин.
–Без аңа һәр елны диярлек язгы чәчүдә җаваплы эш йөклибез. Быелгы кыр эшләренә дә ул үз тракторын күптәннән төзекләндереп әзерлек сызыгына куйды,– ди баш агроном Фәрит Шиһапов.
Идрис Аметов.
Автор фотосы.