Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

13 – 19 АПРЕЛЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ

Кучкар (21.03-20.04)лар, әгәр дә атна яхшы узсын дисәгез, эштә ялкауланмыйча, бөтен көчегезне биреп эшләгез. Атна уртасында планнарыгыз җимерелергә мөмкин. Шәхси тормышыгызда килеп туган проблемаларны вакытында хәл итсәгез, проблемалар тумас. Ял көннәрен гаиләгез белән үткәрегез.             
 
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, бу атнада финанс хәлегезне яхшырту ягын карарсыз. Сезгә күп көч куеп эшләргә, мөһим документлар белән эш итәргә, чыгымнарны контрольдә тотарга туры киләчәк. Яраткан кешегезгә игътибарыгыз җитмәү сәбәпле, араларыгыз бозылуы ихтимал.    
 
Игезәк (22.05-21.06)ләр, берәр нәрсә эшләргә уйлагансыз икән, эшләгез, икеләнмәгез. Сезнең өчен атна уңышлы булачак. Атнаның икенче яртысын якыннарыгыз һәм туганнарыгызга багышлагыз. Ялгызлар яңа танышу-очрашулардан курыкмагыз.                
 
Кысла (22.06-22.07)лар, бу атнаны вак-төяк эшләргә багышлагыз. Финанс хәлегез яхшырып китүе ихтимал. Эштәге кыен мәсьәләләрне җиңеп чыгарсыз, хезмәттәшләрегез сездән күреп, тырышырлар. Эш диеп, шәхси тормышыгызны да онытып җибәрмәгез.                                 
 
Арыслан (23.07-22.08)нар, сезне атна башыннан мөһим очрашу көтә. Бу очрашу киләчәгегез өчен мөһим, һәм шул ук вакытта, уңышлы да. Тирә-яктагыларга ялынасыгыз килмичә барысын да үзегез эшләрсез һәм финанс яктан яхшы керем булыр. Якыннарыгызга карата мәрхәмәтле булыгыз.       
 
Кыз (23.08-22.09)лар, тормышыгызда мөһим үзгәреш-ләр көтелә. Барча кыенлыклар артта калыр. Элек сезнең белән сөйләшмәгән кешеләр дә иптәш булырга теләр. Үзегезне яхшы яктан күрсәтү, кешеләр белән уртак тел таба белү киләчәк тормышыгызда бик ярдәм итәр.     
 
Үлчәү (23.09-23.10)ләр, атна башыннан ялганнан сакланыгыз. Бергә эшләүче кешеләргә игътибар итегез, бәлки араларыннан берсе сезгә ачу итәргә телидер. Берәр мәгълүмат ишетсәгез дә, башта аның дөресме-юкмы икәнен тикшерегез. Шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр көтелми.              
 
Чаян (24.10-22.11)нар, хис-кичерешләрегезне кулда тота белегез. Тирә-яктагылардан ачу алырга кирәкмәс. Эш мәсьәләсенә килгәндә, күбрәк юлда йөрергә туры киләчәк. Берәр күңелсез вакыйгага эләгүегез ихтимал. Шуңа да, нинди генә кыен хәл килеп чыкса да, сабыр булыгыз.                
 
Укчы (23.11-21.12)лар, бу атнада сезнең өчен иң мөһим нәрсә – акча эшләү. Берьюлы берничә эштә көч куярга туры киләчәк. Шулай да, сәламәтлегегезне саклагыз, нерв системагыз какшавы ихтимал. Ялгызлар шәхси тормышыгызны җайларга вакыт, соңга калуыгыз бар.                           
 
Кәҗәмөгез(22.12-18.01)ләр, күптән чынга ашырырга теләгән хыялыгыз кая китте? Бу атна шуның өчен. Максатчан һәм нык булуыгыз тормышка аек акыл белән карарга һәм аны алып барырга ярдәм итәр. Үзегезгә нәрсә кирәген белгәнгә күрә хезмәткәрләрегез дә сезгә буйсыныр.            
 
Сукояр (19.01-18.02)лар өчен атна тыныч һәм мәшәкатьсез үтәр. Парлыларның бер-берсенә булган хисләре тагын да көчәер, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә уйлар. Ә менә ялгызлар яңа танышулардан арынып торса яхшырак. Финанс хәлегез үзгәрешсез, шуңа күрә кирәкмәгәнгә акча туздырмагыз.                                   
 
Балык (19.02-20.03)лар, атна башыннан эшкә чумар. Ял итәргә дә вакытыгыз калмас. Ял көннәрен дуслар һәм туганнар белән бергә ял итеп үткәрсәгез, арыганлыгыгыз бетәр. Күңелле һәм истә калырлык романтик очрашулар да булмыйча калмас.    

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus