Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе районы сәнгать мәктәбе укучылары "Жаворонок" конкурсында катнаштылар

Лаеш районында үткән “Жаворонок” республика конкурсында Алексеевск, Лаеш, Аксубай, Кайбыч, Казан шәһәре белән беррәттән безнең район сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. Бу конкурс ике елга бер генә үткәрелә икән.

 -Бу безнең дустанә очрашу һәм тәҗрибә уртаклашу булды. Сәләтле балаларның барысын да алып баруны үзебезгә бурыч итеп куйдык. Бигрәк тә пианинода уйнаучыларыбыз югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Казан дәүләт культура академиясеннән килгән жюри әгъзалары да пианистларыгызның осталыгы лаеклы дәрәҗәдә, дип әйттеләр. Укучыларыбыз ирешкән уңышларга бик сөенеп кайттык,–ди сәнгать мәктәбе җитәкчесе Елена Фәсхетдинова.

Сәнгать мәктәбеннән “Курайчылар” ансамбле, сәнгать бүлегеннән, воколистлар, пианинода уйнаучы барлыгы 41 бала чыгыш ясаган. Алар алып кайткан дипломнарны санап бетергесез. Вокальчылар арасыннан София Нәгыймуллина (җитәкчесе Татьяна Купцова) икенче, Айсылу Мингарипова һәм Нәргизә Димеева (җитәкчеләре Алсу Галиуллина) өченче дәрәҗәдәге диплом алып кайткан. Пианинога йөрүче берничә группа да  чыгыш ясаганнар. Сигез-тугыз яшьлекләр арасыннан Татьяна Перелетова җитәкчелегендәге Кира Васильева һәм Татьяна Купцова җитәкчелегендәге Виктория Ветелкина икенче дәрәҗәдәге дипломга ия булганнар. Урта группага йөрүчеләр арасыннан Татьяна Купцова җитәкчелегендәге Вера Хәбибуллина һәм София Нәгимуллина, Елена Фәсхетдинова  җитәкчелегендәге Анна Ананьева өченче дәрәҗә лауреат исемен алганнар. Шулай ук Венер Мубаракшин җитәкчелегендәге “Курайчылар” ансамбле дә өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Рәссам бүлегенә йөрүчеләр дә зур уңышлар белән кайткан. Фәния Якупова җитәкчелегендәге Наталья Герасимова һәм Динә Мансурова беренче, Гөлчәчәк Хазиева икенче дәрәҗәле дипломга ия булган.

Сәнгать мәктәбе укучыларының бу беренче генә җиңүләре түгел. Кая барсалар да, нинди генә ярышларда катнашсалар да алдынгы урыннарда булулары белән сөендереп торалар. Аларга һәрчак уңышлар юлдаш булсын, иде дигән теләктә калыйк.

Гөлназ Зарипова.

 

 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus