АЙГА КЫРЫН КАРАМА
11 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 22нче көне. 22нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.45 сәгатьтә калка, 9.13 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 13.51 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, күбрәк аралашырга кирәк. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалыкның аскы өлеше зәгыйфь. Ай Кәҗәмөгездә чакта ашказанының сизгерлеге түбән, шунлыктан артык калорияләр зыян китерми – берәр тәмле ризык пешереп ашарга була.
Чикләвекле массаж
Кытай медицинасы кешенең психикасы һәм бармаклары арасында тыгыз бәйләнеш бар, дип саный. Әлеге бәйләнеш психик халәтне нормальләштерә, нерв киеренкелеген киметә, тынычлап йокыга китәргә мөмкинлек бирә ала. Уң кулның учына чистартылмаган ике әстерхан чикләвеге куеп, әкрен генә әйләндерергә кирәк. 5-7 минуттан соң сул кулга күчерәләр. Аннары чикләвекне җәелгән учның чәнчә бармагы ягына куялар, икенче уч белән каплыйлар һәм 3 минут әйләндерәләр.
12 апрель (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 23нче көне. 23нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 1.30 сәгатьтә калка, 10.20 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 13.55 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясамаска кирәк, арып-талганчы эшләү дә хупланмый. Ай Сукоярда чакта фикерләү үзенчәлекле, киләчәк белән кызыксыну көчле. 12-14 апрель – уңдырышсыз көннәр, бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.
13 апрель (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 24нче көне. 24нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.09 сәгатьтә калка, 11.33 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 14 сәгать.
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Уйлану, сабырлык көне. Эчке тавышка колак салу мөһим. Яңа йорт төзи башларга була. Мөмкинлек булса, табигатькә чыгып, урман һавасын сулау файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, бавыр зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
Баш авыртканда
Теләсә кайсы цитрус җимеше – лимон, әфлисун, мандарин, лайм кабыгы баш авыртудан менә дигән дәва булып тора. Аны эре угычта уып, тукымага төрергә һәм маңгай, чигә, яңак сөякләренә ышкырга кирәк. 10-15 минуттан соң салкын су белән юып төшерәләр. Хроник баш өянәгеннән интегүчеләргә бу процедураны даими кабатлау бик файдалы.
14 апрель (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25нче көне. 25нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.42 сәгатьтә калка, 12.53 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 14.04 сәгать.
Акыл җыю көне. Эчке сиземләүгә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колаклар, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юкка-барга сарыф итәргә ярамый. Ай Сукоярда чакта дуслар белән очрашу әйбәт. Ач тору файдалы.
Артриттан – нарат ылысы
2 литр суга бер уч нарат ылысы, 1 аш кашыгы суган кабыгы, вак итеп туралган 1 бүлем сарымсак, 1 чәй кашыгы төче тамыр (солодка) тамыры кушып, сүрән утта 20 минут пешерәләр, 2 аш кашыгы изелгән гөлҗимеш җиләге өстәп, 1 минут кайнаталар да, термоста 10-12 сәгать төнәтеп, сөзәләр, суытып, суыткычта саклыйлар. Мондый бәлзәмне тәүлегенә 1-2 литр эчәргә була.
15 апрель (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 26нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.11 сәгатьтә калка, 14.15 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 14.09 сәгать.
Әйләнә-тирә дөньяны да, шәхси кичерешләрне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Балык, мүк җиләге, яшел тәмләткеч үләннәр, сөт ризыклары ашау файдалы.
Экземадан – бәрәңге
Экземалы урыннар ялкынсынган чакта кабыгы әрчелгән бәрәңгене угычтан уып, 1 сантиметр калынлыкта итеп тирегә сылыйлар да, бинт белән бәйлиләр. 2 сәгатьтән яңасына алыштыралар. Яисә зарарланган тирегә яңа сыгылган бәрәңге согыннан компресс куялар. Йә булмаса, 100 грамм уылган бәрәңгегә 1 чәй кашыгы бал кушып болгаталар да, марля кисәгенә сылап, экземалы урынга бәйлиләр, 2 сәгатьтән алып, урынын коры чүпрәк белән сөртәләр. Тагын 2 сәгать үткәч, кабат бәйлиләр.
16 апрель (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 27нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.37 сәгатьтә калка, 15.39 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 14.13 сәгать.
Бүген сизү әгъалары, баш зәгыйфь, кан басымын контрольдә тоту сорала. Ай Балыкларда чакта кешеләр хисчән, мәрхәмәтле, чит йогынтыга бирелүчән. Организм хәлсез. Күп аралашырга туры килсә, саграк булырга кирәк. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин, кан бирергә ярамый.
Тәмәкене ташлап була
Профессор, медицина фәннәре докторы А.Филатов тәмәкене ташлауның мондый ысулын тәкъдим итә. 1 аш кашыгы эвкалипт яфрагын ярты литр кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, аннары 1әр аш кашыгы бал һәм глицерин өстиләр дә, көненә 7 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 30 көн.
17 апрель (җомга). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 28нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.03 сәгатьтә калка, 17.05 сәгатьтә бата. 4нче фаза. Көн озынлыгы 14.18 сәгать.
Айның иң яхшы, якты көннәреннән берсе. Энергетикасы гармонияле. Әлеге гармонияне тупас эш-гамәлләр белән бозудан саклану хәерле. Хисләр тернәкләнә, танышу, аралашу теләге уяна. Аллергиягә бәйле авырулар башланырга мөмкин. Сизү әгъзалары, бигрәк тә күзләр зәгыйфь. Башны, күзләрне сакларга, кан басымын күзәтергә кирәк. Караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору әйбәт.
Бәрәңге коймагы
10-12 бәрәңге, 1,5 стакан он, 2 йомырка, 8 грамм чүпрә, кыздырыр өчен үсемлек мае кирәк. Бәрәңгене тиз генә угычтан уалар, йомырка, җылы суда җебетелгән чүпрә, он кушып яхшылап туглыйлар да, җылы урынга кабарырга куялар. Аннары үсемлек маенда кыздырып, каймак яки атланмай белән ашыйлар.