Зәйдә йола-гадәтләр барлана
Зәй мәдәният идарәсе йола-гадәтләр, бәйрәмнәрне барлап, халыкка кайтаруны өстенлекле юнәлеш итә. Узган җомгада әлеге җәһәттән оештырылган күчмә утырыш шуларга багышланды. Аларда мәртәбәле кунаклар - республика традицион мәдәниятне үстерү җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов, “Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре катнашты. Түбән Биштә - кап сугу, Куш-Елгада - авыл һөнәрчелеге, Бигештә Җыен базары сәхнәләштерелгән күренешләре кунакларда зур кызыксыну уятты.