Бүген - хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне. Зәй хәрби комиссариаты республикада егетләребезне армия хезмәтенә әзерләүдә үзенчәлекле чаралар оештырулары белән аерылып тора. Бу Зәй егетләренең төрле хәрби частьләрдә хезмәт итүләре барышында еш кына командирларыннан Рәхмәт хатлары алуларында, үрнәк хәрбиләр булуларында да чагыла. Бүгенге көндә Зәйдән Россия Кораллы көчләре сафында 150дән артык егет хезмәт итә.