Бүген Зәйнең 7нче мәктәбе укучылары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы онлайн режимда оештырган Җиңү бәйрәменә багышланган махсус дәрестә катнашты. Аны зәйлеләр “Горурланабыз, хәтерлибез!” девизы астында үткәрде. Дәрес сугыш ветераны Анна Моисеева катнашында узуы белән укучылар күңеленә керде. Ветеран сугыш елларында, шәфкать туташы буларак, үзе коткарган солдатлар турында сөйләде. Укучылар аларга күп сораулар биреп, ул елларны күзалларга тырышты. Мәктәп директоры Зәбирә Бариева тиздән “Сугышчан дан залы” ачылачагын, укучыларның ветераннарыбызны хөрмәтләп “70 лалә” акциясе оештырырга җыенуларын хәбәр итте. Онлайн дәрес барышында Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов укучыларга мөрәҗәгать итеп, бу дәреснең Җиңү бәйрәме айлыгы старт алуы дип белдерде.