Менә ичмаса игелекле эш
Язгы игелек атнасы кысаларында Зәй үзәк китапханә директоры Роза Вәлиева һәм китапханәчеләр актив китап укучы сугыш ветераннары Василий Казаков белән Валентин Шерстневны Җиңүнең 70 еллыгы белән котлап, хәл-әхвәлләрен белештеләр, аларга азык-төлек күчтәнәче бүләк иттеләр. Ветераннар мондый игътибар, хөрмәттән канәгать калды.