Әлмәт туган якны өйрәнү музеена бүләк – шәһәр күренешләре
«БИ-Компани-Сервис» ҖЧҖ фирмасының оператив басма үзәге Әлмәт туган якны өйрәнү музеена зур бүләк ясады – 2003 елда төшерелгән фоторәсемнәрне - шәһәребез күренешләрен туплаган уникаль фотоальбом бүләк итте.
Альбом, әлбәттә, музей эшендә кулланылачак һәм экспозициягә куелачак. Әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары аның белән музейга килеп таныша ала.