Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ике гасыр кичкән татар әбисе

Мөэмин-Каратай авылында гомер итүче Хәрвия апа Вәлиева җан җылысын башкаларга да юмарт өләшүче миһербанлы, ике гасырны кичкән татар әбиләренең берсе. Әтиләре Габделмәлик 1941 елда алты баласын – Хәрвия, Мәрвия, Гамирә, Алмаз, Нариман, Мөгътәсимне, хатыны Мөнирәне калдырып, яуга китә. Менә шул Ватан азатлыгын яклаган солдатның кызы Хәрвиянең күргәннәрен сезгә дә ишеттерәсем килде.


Әтидән сирәк кенә өчпочмаклы солдат хатлары килеп тора. Миңа да 15 яшь тулып китте. Җәй көнне яшь җилкенчәкне Бөгелмәгә аэродром төзергә җибәрделәр. Ат белән ком-балчык ташыйбыз, кичкә кул аяклар тыңламаска әйләнә. Татарстанның төрле районнарыннан меңләгән кеше китерелгән. Авылдан Гамилә, Моталлип, Мәрьям һәм башкалар белән нуҗа бабай шулпасын шактый чөмердек.

Төзелешкә әти фронттан посылка белән салган өр-яңа җылы фуфайканы киеп килгән идем. Шуны барак почмагында кычкыртып талап салдырып качтылар. Арадан әзмәвердәй гәүдәлесе: “Кемгә дә булса әйтсәң үтерәбез!”, – диде. Аннан исән-имин кайткач, алты-җиде яшьтәш белән Зеленодольскида урнашкан хәрби заводка эшкә билгеләндек. Арба чәкүшкәсеннән зуррак тимерләрнең граната икәнлекләренә станок артына баскач кына төшендек. Безне заводка 30-35 яшьләрдәге хатын – вожатый алып бара, ашханәдә ашата, сменабыз беткәч алып кайта. Бердәнбер көнне, ул юкка чыкты. Хәзер  эшкә алып баручы да, тукландыручы да, барлыгыбызны белүче дә юк.

Моны күреп тәҗрибәле эшчеләр: “Кызлар, вожатыегыз качкан, ачтан үләрсез, сезне беркем дә гаепләмәс – тотыгыз да кайтып китегез!” – диделәр. Ач-ялангач килеш юлга чыктык. Җәяүләп кайтабыз, кырда башаклар тулышып килгән чак. Юл кырыендагы бер авыл басуында борчак күрдек. Авыздан сулар килә, тик каяндыр атка атланган кыр каравылчысы килеп чыгып безне басудан куып җибәрде. Телне аркылы тешләп, Мөэмин-Каратайга кайтып егылдык.

Теманың дәвамын “Заман сулышы” газетының №24, 2015 ел саныннан укый аласыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus