Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Боз сараенда хоккей уйнадылар

Үткән якшәмбедә шәһәрнең Боз сараенда «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышланган хоккей турнирының финал уеннары үтте.


Турнирда барлыгы алты команда катнашты. Алар арасында «Алга», «Танеко» (Түбән Кама), Лениногорск ветераннарының җыелма хоккей командасы, Лениногорск нефть техникумы, «Җәлилнефть» һәм «ТНГ – Групп» җәмгыяте командалары бар иде. Турнир барышында  төркемнәрдә алты уен үткәрелде – икесе кара-каршы очрашу матчы, икесе финал уены.
 
Финалга Лениногорскидан дүрт команда чыкты. Уен өченче һәм дүртенче урын өчен ярыштан башланды. Бозга Лениногорскиның хоккей ветераннары белән нефть техникумы командалары чыкты. Беренче, икенче таймда ветераннар калышып барса, III периодта исәп тигезләнде – 9:9 булды. Шуннан соң ветераннар тагын өч алканы көндәшләр капкасына керттеләр дә, уен 12:9 исәбе белән алар файдасына төгәлләнде. 
 
Хәлиткеч уенга, ягъни турнирның җиңүчесен билгели торган уенга  җанатарлар да күбәйде,  тамашачылар да тартылды.  Бозда – «Лениногорскнефть» идарәсенең «Алга» командасы һәм Түбән Камадан «Танеко». Уен ныклы әзерлек белән барды. Әнә беренче период бара, командалар бирешергә уйламый да. Ике як та штраф алка белән үзләренә берәр очко туплады. Икенче периодта «Алга» бер-бер артлы өч алканы кертеп, исәпне 4:1 ясап куйды. Хоккей турнирында җиңү – төп приз Кубокны алу өчен уенчылар зур тырышлык куйды. Нәтиҗәдә, юбилей алды турниры «Алга» командасына уңыш китерде, ул 4:2 исәбе белән «Танеко»ны җиңде. 
 
Шулай итеп, турнирның җиңүчеләре билгеле: III урында – ветераннар командасы, икенчедә «Танеко», I урында – «Алга». «Лениногорскнефть» идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов аларны котлап, Кубокны тапшырды. Безнең нефтьчеләр эштә дә, спортта да ныклы әзерлекле, тырыш, бердәм икәнен тагын бер кат исбатладылар.
 
Розалия МОСТАФИНА

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus