Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Инвестицияләр җәлеп итү– үсеш нигезе

Илебез, шул исәптән Татарстан, икътисади яктан шактый авыр чор кичерә. Татарстан башлыгы Рөстәм Миннеханов шушы катлаулы шартларда да республикага инвестицияләр кертүне тәэмин итү буенча нәтиҗәле чаралар күрә. 
Бу җәһәттән, инвесторларның Татарстанга, ышанычлы партнер буларак, аның лидерына ышаналар. Үз чиратында районыбыз масштабында да проблемаларның үзеннән-үзе чишелгәнен көтеп, кул кушырып утыру һич килешми инде. Шуңа да район икътисадына инвестицияләр җәлеп итү  җитәкчелегебез эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. 
Бу хакта территориаль үсеш бүлеге начальнигы Делюс Гатиятов сөйли: 
–Узган ел капиталь салымнарга бер миллиард алты йөз туксан миллион сумнан артык акча кертелде. Бу 2013 елга караганда 46 процентка артыгырак. Төрле максатчан программалар буенча торак төзелешенә –305 миллион 600 мең сум юллар салу, төзекләндерүдә 350 миллион сум акча үзләштерелде. Авыл хуҗалыгына 172 миллион 700 мең сум инвестицияләр җәлеп ителде. Агымдагы елның ике аенда инвестицияләрнең гомуми күләме 57,5 миллион сумны тәшкил итте.
Районыбызда инвесторларны җәлеп итү өчен уңай шартлар тудырыла. 2014 елда мең башка исәпләнгән сөт комплексы төзелеше башланды. Инвестор ООО “Кулон Агро” бу проектка 160 миллион сум акча кертүне планлаштыра. Объектны 2015 елның өченче кварталына тапшыру күздә тотыла. Комплекста 70 кә якын кешегә эш урыны булдырыла. Ел ахырына кадәр үк 900 тонна сөт сату планлаштырыла. 2016 елда исә сөт сату күләмен 2250 тоннага җиткерү максаты куела. 
2013 елда Түбән Тегермәнлектә ачылган ЗАО “АПК Русский Мрамор” узган елны яхшы гына күрсәткечләр белән тәмамлады. Анда барлыгы 1356 баш мөгезле эре терлек суеп эшкәртелде, 234 миллион сумлык продукция озатылды. Агымдагы елның ике аенда гына да 41 миллион сумлык продукция җитештерелде инде. Быел Күгәрчен авылындагы ит эшкәртү цехы да файдалануга тапшырылды. 
 
Бу язманы тулырак газетадан укый аласыз.
 
Илгиз Җамалиев.
 
Фото редакция архивыннан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus