Әлмәттә юл һәлакәтләре арткан
Агымдагы елның гыйнвар-март айларында шәһәрдә һәм районда 42 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 60 кеше имгәнгән, 14 кешенең гомере өзелгән. Узган елның бу чорында 42 авария булып, 8 кеше якты дөньядан киткән иде.
Тән җәрәхәтләре алучылар да алты кешегә кимрәк теркәлгән. Балаларга килгәндә, 6 юл-транспорт вакыйгасында 7 сабый имгәнгән, берсе үлгән. Беренче кварталда юлда йөрү кагыйдәсен бозуның 15485 очрагы ачыкланган. 215 шофер руль артына хәмер кулланып утырган. 399 җәяүле урам аркылы тиешсез урыннан чыкканда тоткарланган.