Мини-футбол буенча “Юбилейный” чемпионат
23 – 28 март көннәрендә Лениногорскиның “Яшьлек” спорт комплексында мини-футбол буенча Чемпионат үтте.
Ул Бөек Җиңүнең – 70, Лениногорскига – 60, “Лениногорскнефть” идарәсенә 70 ел тулуга багышланган иде.
Ул Бөек Җиңүнең – 70, Лениногорскига – 60, “Лениногорскнефть” идарәсенә 70 ел тулуга багышланган иде.
Анда 14 үзешчән команда, яшь үзенчәлеге буенча 16 яшьлек һәм аннан да олырак ир-егетләр катнашты.
Нәтиҗәдә, “Контакт-С” командасы бакыр кубок алды. II урында “Штурм” командасы. “Лениногорское УТТ командасы – чемпион булды. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләк, кубок һәм дипломнар алды.
Марат Әхмәтҗанов,
Лениногорск шәһәре футбол Федерациясе башкарма директоры