Лениногорскилылар грек-рим көрәшендә катнашты
31 март көнне Яр Чаллы шәһәренең “Витязь” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә А.Валов истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык беренчелек үтте, дип хәбәр итә Лениногорск шәһәренең комплекслы 3 нче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе.
Анда Лениногорск, Нефтекамск, Менделеевск, Тольятти, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Зеленодольск, Зәй, Түбән Кама, Чистополь, Яр Чаллының яшь көрәшчеләре катнашты.
Анда Лениногорск, Нефтекамск, Менделеевск, Тольятти, Әлмәт, Бөгелмә, Урыссу, Зеленодольск, Зәй, Түбән Кама, Чистополь, Яр Чаллының яшь көрәшчеләре катнашты.
Нәтиҗәдә, Лениногорск шәһәреннән 53 кг. авырлыктагылар арасыннан 10 нчы мәктәп укучысы Мансур Сәгъдиев – III, 32 кг. авырлыктагылар арасыннан 5 нче мәктәп укучысы Раил Астафьев V урыннарны яулады.