Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Михаил Байдаров тормышка, иҗатка гашыйк кеше

Әлеге язмамның герое белән мин инде күптәннән танышу теләге белән яна идем. СССРның мәдәният отличнигы, бик күп кенә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары иясе, утыз сигез ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган кеше ул–Михаил Байдаров.
Аның  белән аралашу дәверендә, шул елларның мәдәният сулышын тою шәхсән үземә дә уңай йогынты ясады. 84 яшендә булса да, һәр сүзнең, һәр җөмләнең тәмен белеп, тормышында булган һәрбер вакыйганы еллары, хәтта көннәре белән истә калдырып сөйләве мине шаккатырды.
 
Михаил Корноухово авылында дөньяга килә. 18 яшьлек егетне Корноуховоның җидееллык мәктәбенә завхоз итеп эшкә алалар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барган егет бик тиз коллективның ихтирамын һәм ышанычын яулый. Аннан Михаилны туган авылы Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе итеп билгелиләр. Аның сәләте төрле яклап ачыла. Җырлый, бии, гармунда уйный. 23 яшендә Алабуга Мәдәният һәм сәнгать училищесына укырга керә. Килгән көнне үк ял паркында биш-алты җыр башкарып, барлык Алабуга халкын таң калдыра ул.
 
Тумыштан күз күреме бик начар булган аның, унөч яшендә бөтенләй бер күзсез кала. Ләкин төшенкелеккә бирелми, авыр атлетика белән шөгыльләнә. Гер күтәрү буенча ярышларда еш җиңүчеләр рәтендә була ул.   “Мәдәният хезмәткәре һәрьяктан килгән булырга тиеш”,  дигән сүзләр аның тормыш девизы була. Һәм ул шулай яшәргә тырыша да.
 
Галина белән иңне-иңгә куеп эшлиләр. Галина Байдарова мәдәният йортында бию түгәрәге ачып җибәрә. Әле хәзер дә укучылары аны рәхмәт сүзләре, зур ихтирам белән искә алалар.
 
Үз эшенең чын остасына әйләнә Михаил. Көн саен Питрәч районына йөреп, ун көн эчендә тынлы музыкаль инструментларда  уйнарга өйрәнә. Олысын да, кечесен дә гармунда уйнарга өйрәтә.
 
Ул елларны бик сагынып искә ала Михаил Байдаров. Шул елларның хатирәсе булып сакланган фоторәсемнәре зур бер альбом битләрендә урын алганнар. Сугыш еллары, сугыш чоры балалары турында сүз чыккач, ул авыр сулап куйды. Аның бүгенгесе көнне дә  тыл батыры медале юк икән. 
 
Михаил үзенең тормыш иптәше Галина белән Корноухово авылында гомер итә. Аларның тормыш коруларына быел 59 ел, ә Михаил Александровичның үзенә 85 яшь тула. Ике малай, ике онык һәм бер оныкчыкның уңышларына, тормышларына куанып яши алар.
 
Гүзәл Хәбибуллина, 
Корноухово авылы Мәдәният йорты
директоры.
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus