Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат үзәге 24 яшьлек Таҗикстан гражданы Турсуновны полиция хезмәткәрләре тоткарлавын хәбәр итә. Ул көчләүдә шикләнелеп кулга алынып, билгеле урынга алып барганда качып киткән була. Бүген исә Турсунов җиденче каттан бишенче катка төшеп, бер фатирның тәрәзәсен ватып кергәч тоткарланган.