Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае спорт залында район мәктәпләре командалары арасында волейбол буенча Бөек Җиңүгә 70 ел тулу һәм “Хезмәткә, оборонага әзер” комплексын гамәлгә кертүгә багышланган ярышлар үтте. Барлыгы 12 команда көч сынашты. Кызлар арасында 4нче мәктәп - беренче, Чыбыклы командасы - икенче, Сәвәләй мәктәбе өченче урыннарны алдылар. Малайлардан беренчедә – политехник колледж, икенчедә - 6нчы мәктәп, өченчедә 7нче мәктәп командалары.