Районыбызга 85 ел тулу, агымдагы елның Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүен күздә тотып, шәһәрдә һәм районда урнашкан истәлекле урыннарда төшкән фотосурәтләр бәйгесе башлап җибәрәбез.
Иң кызык һәм оригиналь фото хуҗасын бездән истәлекле бүләк көтә.
Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 1 апрельдән 5 апрельгә кадәр кабул итәбез. Аларны atannary@yandex.ru электрон адресына “Мин Әлмәтне яратам!" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 6 апрельдән алып 20 апрельгә кадәр барачак. Җиңүчене 20 апрель көнне игълан итәчәкбез.
Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә “Әлмәт таңнары” төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.