Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендәге яшүсмерләрнең хоккей клублары нефтьчеләрнең “Нефть һәм Жизнь” корпоратив журналы призына көч сынашты.
Анда 2002 – 2003 елгы яшүсмерләр катнашты. Финалда Әлмәт шәһәренең Ракета” һәм Лениногорскиның “Ромашка” хоккей командалары очрашты. Нәтиҗәдә, “Ракета” командасы 5:1 белән җиңү яулады. “Ромашка” командасы “көмеш”кә ия булды.
Лениногорскилыларга медаль, спорт кирәк-яраклары алыр өчен сертификат бирелде.
Традиция буенча иң яхшы уенчыларны да билгеләп үттеләр. “Ромашка” командасыннан Родион Тазов яхшы уенчы итеп билгеләнде, грамота һәм статуэтка белән бүләкләнде.