Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскиның 14 нче балалар бакчасында “Куркынычсызлык һәм балалар” атналыгы үтте

Шәһәребезнең 14 нче балалар бакчасында “Куркынычсызлык һәм балалар” дигән тематик атна узды. Атна дәвамында, тәрбиячеләр ярдәме белән, балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде һәм ныгытты.


Әлеге чарадан ата-аналар да читтә калмады: “Кайгыртучан әни” проекты кысаларында, балаларның тышкы киемнәре өчен утны кайтарту элементлары ясадылар. Уртанчыларның татар телле балалар йөри торган төркемендә “Булачак солдат акыл һәм көче белән бай” дигән әтиләр белән берлектә спорт ярышы узды.
 
Югары төркемдә йөрүчеләр катнашындагы “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уен-викторина атнаның йомгаклау чарасы булды. Юл йөрү кагыйдәләре буенча штаттан тыш инспектор Кристина Фазлыева әзерләгән викторинада балаларның юл кагыйдәләрен, билгеләрен белүләре ярдәмгә килде. Ребусларны чишегез, юл билгеләрен танып, күрсәтегез, ЮХИДИ инспекторына физик әзерлек ни өчен кирәк кебек видеосораулар аларда аеруча кызыксыну уятты.
 
“ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программаларын финанслау дирекциясе” Лениногорск филиалы начальнигы Зөлфия Рахманова, пропаганда буенча ЮХИДИ инспекторы Александр Пономарев уен шаһитлары булып, анда катнашучыларга истәлекле бүләк һәм Мактау грамоталары тапшырды. Алар бакчада балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү эшенең яхшы оештырылган булуын билгеләп үтте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus