Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәхси хуҗалыкка ярдәм

Безнең районда 13 меңнән артык шәхси хуҗалык санала. Аларда өч меңгә якын мөгезле эре терлек бар, шуның 1 мең 442 се – сыер.

Сизгәнсездер, сөтлебикәләрнең күплеге белән әллә ни мактана алмыйбыз. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка (шушы елның 1 гыйнварына) таянып, иң күп сыер асраучы берничә авылны гына санап була. Алар – Урдалы (139 баш), Куакбаш (108), Урмышлы (106). Әле беренче ике авылда узган елның шул чоры белән чагыштырганда баш саны кимүе дә күзәтелә.

Гомумән, район  буенча 150 баш сыерга кимегән. Аерым авыллар буенча карасак, Кирлегәч һәм Куакбаш  кисәк кенә егермегә, Сарабиккол унҗидегә, Мордва Кармалка 16 башка, Мичуринда 13 баш сыерга кимегән. Бу күренешкә авылларның картаюы да роль уйныйдыр. Югыйсә, дәүләт  шәхси хуҗалыкларны үстерүгә булышлык күрсәтә. Мәсәлән, кредитларның субсидияләнүе, җәй айларында сыер башы өчен акча бирү.

Быелдан яңа төрдәгесе каралган. Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучылар саву аппаратын сатып алганда, шуның 40 проценты субсидия рәвешендә кире кайта. Авыл хуҗалыгы идарәсендә санап күрсәткәнчә, мәсәлән, саву аппараты 18 мең тора, ди. Субсидия өлеше 6 мең 101 сум тәшкил итә.
 
Димәк, аппарат 11 мең 898 сумга гына төшәчәк. «Документлар рәсмиләштерергә дә, кайтарту ягыннан да булышачакбыз», диделәр анда. Бу хакта авыл җирлеге башлыклары хәбәрдар, алар да аңлату эше алып барадыр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus