Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Укучыларның билгеләре турында әти-әниләргә СМС-хәбәр җибәрү туктатыла

Электрон мәгариф системасы барлыкка килгәч, укучыларның билгеләре турында хәбәр салу гамәлгә кертелгән иде.

Ата-аналар өчен бу бер тиен дә тормады, моның өчен республика бюджеты түләде. Әмма бу көннәрдә СМС-белешмәләргә ияләшкән әти-әниләрнең телефоннары тынып калачак. Әлеге яңалык күпләр тарафыннан зур хуплау тапса да, Татарстан бюджеты өчен мондый “хат”лар хәзер күтәрә алмаслык йөккә әйләнгән.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 30 марттан укучыларның өлгереше турындагы СМС-хәбәрләр таратуны туктату турында хәбәр итте. Моның сәбәбе - элемтә операторлары тарафыннан тарифлар арттырылу, дип билгелиләр министрлыкта. Әмма баласының билгеләре турында шунда ук хәбәрдар булып торырга күнеккән ата-аналарга альтернатива тәкъдим ителә – push-хәбәрләргә язылырга мөмкин.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасы ияләре push-хәбәрләргә язылу сервисы эшли. Моннан кала әти-әниләр элеккечә баланың мәктәптә алган билгеләрен электрон көндәлек һәм “Татарстан хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша карый ала. Моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм Шәхси кабинетта “Электрон мәгариф системасы”ндагы логин һәм парольне генә истә калдырырга кирәк.

Интертат.ру

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus