Бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилы Шәһит абый Мусинга юбилей медале тапшырды.
Ветеранны котларга ике улы, киленнәре кайтты. Җирле хакимиятттән, эшләп лаеклы ялга чыккан бораулау эшләре идарәсеннән бер төркем кунак килгән.
Шәһит абый 1925 елда Сарабиккол авылында туган. 1943–1945 елларда Монголия чикләрендә хезмәт иткән, 1944 – 1945 елларда көнчыгыш сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, Берлинга барып җитә.
Шәһит абый тормыш иптәше Энҗе апа белән
Сугыштан соң “Татнефть”нең бораулау эшләре идарәсендә эшли, ТАССРның атказанган нефтьчесе. Аның турында, ул чордагы сугыш күргән эшчеләр турында җитәкчеләр хатирәләре белән уртаклашты. Тормыш иптәше Энҗе апа:
– Эчмәде, тартмады, малайларны да шундый тәртипле итеп үстердек, аңлашып яшәдек, ди.