Алабуга районының Поспелово авылында яшәүче 36 яшьлек ханым үз йортында уен җиһазлары һәм Интернет челтәрен кулланып азартлы уеннар оештыра торган булган. Оператив хәбәр алганнан соң урынга барган полиция хезмәткәрләре әлеге йорттан 7 системалы блок, 17 монитор, 10 системалы плата, клиентларның исемлеген һәм 14 мең сум акчаны тартып алалар. Бу вакытта йортта 10 уенчы да була.