Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районы почтальоны Нурсөя Хәйруллина дәрәҗәле конкурста җиңеп чыкты

Районыбыз почтальоны Нурсөя Хәйруллина дәрәҗәле конкурста җиңеп чыкты

 

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте матбугатка яздыру нәтиҗәләре буенча республика почтальоннары арасында бәйге игълан иткән иде. Анда районыбыз почтальоннары да катнашты. Шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалды. Базарлы Матак авылында хат ташучы булып эшләүче Нурсөя Мөҗип кызы Хәйруллина конкурсның җиңүчесе булды. 30 мартта ул Казанда узачак бүләкләү тантанасында катнашачак. Конкурсны оештыручылар белдерүенчә, җиңүче райондашыбызны саллы акчалата бүләк көтә.

Бу сөенечле хәбәрне алгач ук без Нурсөя ханым белән очраштык. Үзенең хезмәте хакында ул менә нәрсәләр сөйләде:

–Почтальон булып эшли башлавыма быел 25 ел тула инде.  Төпчек кызым яшь тә 10 айлык вакытта шушы хезмәткә керешкән идем, шуннан бирле аннан аерылганым юк. Инде пенсиягә чыкканыма да биш ел. Әмма эшемнән китәсем килми. Гел яратып эшләдем. Һаман кеше арасында булырга туры килә. Кеше белән аралашкач бит үзеңнең хәсрәт-борчуларың да тарала. Көндәлек почтаны, пенсия акчаларын китергәч кешеләрнең рәхмәт әйтеп калулары үзе ни тора.

Дөрес, почтальон эше җиңелләрдән түгел инде. Менә минем участокта 350 хуҗалык. Шуларны көн саен диярлек йөреп чыгарга туры килә. Кайбер өйләрдә усал этләр – шунысы да кыенлык тудыра. Әмма хезмәтеңә күнеккәч, кешеләргә ияләшкәч, авырлыклары бик сизелми дә.

Мин эшләгән участокта яшәүчеләр газета-журналлар укырга бик ярата. Бигрәк тә “Әлки хәбәрләре” газетасына теләп язылалар. 350 гаиләнең һәркайсы район газетасын алдыра. “Райондагы бөтен хәбәрне шуннан белеп торабыз бит, ничек инде район газетасына язылмаска”,–диләр. Район газетасын өтерен дә төшереп калдырмый укыйлар. Кайсы кешене бигрәк тә газетадагы мәкаләләр, кайсын белдерүләр, кайсын телевидение программасы кызыксындыра. “Атна вакыйгалары” кушымтасын да укыйлар.

Район газетасы редакциясе белән дә без, почтальоннар, бик аңлашып эшлибез. Редактор һәм журналистлар безнең гомуми җыелышларда катнашалар. Газетага яздыруны оештыру турында уртага салып сөйләшәбез. Һәр подписка чорында редакция почтальоннар арасында конкурс игълан итә. “Әлки хәбәрләре”нә иң күп яздырган,  җиткерелгән планны беренче булып үтәгән почтальоннарга Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр бирәләр. Мин үзем дә лаек булдым бу бүләккә.

Инде әйткәнемчә, участогымдагы 350 гаиләнең һәркайсы район газетасын алдыра. Быелның икенче яртысы өчен дә йөздән артык кеше “Әлки хәбәрләре”нә язылып куйды инде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus