Казанда “Хәйрияче-2014” республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр
Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында “Хәйрияче-2014” республика бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Тантанага безнең районнан да энергетиклар династиясе - Герасимовлар гаиләсе чакырылды.