Бүген Новосибирскиның «Сибирь» Спорт сараенда «Чәчеңне пеләшкә алдыр! «Сибирь»ны хупла!» дигән гадәти булмаган флешмоб башланып китте. Анда катнашучылар чәчләрен пеләшкә алдыралар. Инициатива хоккей командасының менеджерыннан чыккан. Ул җәй көне үк: «Команда алдында җитди бурыч тора – алга атлап, финалга чыгу», - дигән булган. Аңа каршы: «Ә сез моның өчен нәрсә эшләргә әзер?» - дип сорау биргәннәр. Ул чәчемне пеләшкә алдырырга да риза дип шаярткан булган. Аның шушы шаяртуы әлеге флешмобка китереп җиткергән. Хоккей клубының матбугат хезмәтендә акцияне «Сибирь»нең үз конференциясендә финалга чыгуына багышлауларын әйтәләр.
Исегезгә төшерәбез: «Ак Барс» «Сибирь»не үз бозында 27, 28 мартта кабул итә. Без дә, чәчне үк алдырмасак та, үз чиратыбызда яраткан командабызның уенын түземсезләнеп көтәбез, аңа уңышлар телибез!