Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

21 март (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 6.05 сәгатьтә калка, 19.37 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.14 сәгать.

Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Ашаганда чама белү хәерле – күп ашаудан ташлар ясалырга, артрит килеп чыгарга мөмкин. Физик эш белән шөгыльләнү, мунча керү  файдалы. Ишетү әгъзаларына игътибарлырак булу сорала. Бүген бернәрсә чәчәргә дә, утыртырга да ярамый.

Кан басымы түбән булса

Ай башы гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Кан басымын күтәрү өчен, иртәнге һәм төшке ашка 30 минут кала 1 аш кашыгы суга 20-30 тамчы кытай лимоннигы төнәтмәсе салып эчәргә кирәк. Яисә 10-20 көн буе иртән һәм төш (ашарга 30 минут кала) 20-40 тамчы алтын тамыр төнәтмәсе эчәләр. 2-3 атна буе көненә 2 тапкыр (иртән һәм төш), ашар алдыннан, 5-20 тамчы женьшень (тереклек тамыры) төнәтмәсен эчү дә булыша. 10 грамм шиңмәс гөл үләнен 1 стакан кайнар суда җылы урында 30-40 минут буе төнәтеп, сөзеп, ашарга 30 минут кала көненә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчү дә файдалы.

22 март (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 6.33 сәгатьтә калка, 21.01 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.19 сәгать.
 
Бик актив көн. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Арып-талганчы эшләргә, башка операция ясатырга, чәч кистерергә, теш алдырырга ярамый. 22-24 мартта чәчелгән кәбестә, кыяр, помидор – бөтен яшелчә бик яхшы үсәчәк.

23 март (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.03 сәгатьтә калка, 22.20 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.23 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди танышулар, күмәк эш бүген начар тәмамланырга мөмкин. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмау зарур. Ай Үгезбозауда чакта рационда витаминнар һәм минераль матдәләр җитәрлек булырга тиеш, бигрәк тә С витамины һәм тимер. Иммунитетны, йөрәк-кан тамырлары һәм ашкайнату системаларын ныгыту сорала. Тамак, тавыш ярылары зәгыйфь.

Киви сихәте

1 кивидә лимон, грейпфрут һәм әфлисунның өчесендәге кадәр С витамины бар. Ул шулай ук В1, В2 витаминнарына, калий, фосфор, магний, тимергә бай. Анда ашкайнату ферментлары күп, шунлыктан аны ашаганнан соң куллану файдалы. Киви иммунитетны, нерв, ашкайнату, йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта, күрү сәләтен яхшырта.

24 март (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 7.38 сәгатьтә калка, 22.55 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.28 сәгать.
 
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела, күңел нәрсә тели, күпме тели, шулкадәр ашарга ярый. Бигрәк тә яшелчәләр, аеруча чөгендер файдалы. Бүген башланган эшне ахырына җиткерү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп булуын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен зәгыйфь. Теш дәвалатырга ярамый.

Гипертониядән – баллы су

Кан басымы югары булганда, 1 стакан минераль суда 1 аш кашыгы бал эретәләр, ярты лимон согы кушалар да, иртән ач карынга эчәләр. Дәва курсы – 7-10 көн.

25 март (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.18 сәгатьтә калка, 23.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.33 сәгать.

Хисчәнлек арта. Барлык элемтәләр дә күңелгә ятышлы, күбрәк аралашу хуплана. Үпкәләр, өске сулыш юллары зәгыйфь. Ай Игезәкләрдә чакта ыгы-зыгы, буталчыклык хөкем сөрә, планнар җимерелә, кирәкле кәгазьләр югала. Урлашу, алданулардан саклану мөһим. Чәч кистерү өчен яхшы көн. 25, 26 мартта суган, укроп, петрушка, фасоль, ясмык чәчәргә ярый.

Кан тамырларын чистарту

Ай Игезәкләрдә чакта кан тамырларын чистарту уңай нәтиҗә бирә. Бөтен йөрәк авыруларын канда холестерин арту китереп чыгара. Баш авыртуларның да 90 проценты кан тамырлары авыруы аркасында килеп чыга. Кандагы холестерин микъдарын  киметү өчен, күбрәк зәйтүн мае, кузаклылар, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланырга кирәк. Авырлык нормадан артмаска тиеш. Көн саен 1 бүлем сарымсак ашау инфаркттан да, яман шештән дә саклый.

26 март (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.04 сәгатьтә калка, 0.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.37 сәгать.

Күп сөйләргә, вәгъдәләр бирергә, низаглашырга ярамый. Ызгышу сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Бизләр системасы, үпкәләр, куллар зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

27 март (җомга). Җөмәдел ахир аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 9.57 сәгатьтә калка, 1.28 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 12.42 сәгать.

Бүген ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ашказаны, бизләр системасы, кул, җилкә зәгыйфь. Төрле дару катнашмалары әзерләп дәвалану файда бирә.

Хәлвәле кекс

3 йомырка, 1әр стакан шикәр һәм каймакны туглап күпертеп, шуңа 250 грамм вакланган хәлвә, 1 стакан он, ярты чәй кашыгы камыркүперткеч кушалар да, яхшылап болгатып, майланган табага агызалар, 180 градуслы газ мичендә 40-50 минут пешерәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus