Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Туберкулез турында табиб сүзе

Туберкулез  – йогышлы авыруның берсе. 
Авыру таралуның төп чыганагы – әлеге чир белән авыручы кеше. Бигрәк тә төчкергәндә, йөткергәндә туберкулез микобактерияләре бүлеп чыгаручылар тирә-яктагылар өчен куркыныч. Табиблар фикеренчә, йогышлы формадагы туберкулез белән авыручылар көненә 15-20 миллион туберкулез таякчыгы бүлеп чыгара.
 
Йоктыруның юлы бер – һава-тамчы юлы, ягъни сулаганда бациллалар исән кешенең үпкәсенә үтеп керә. Аның ничек таралуы организмның инфекциягә каршы тору яки торалмавына бәйле. Авыру тиз генә килеп чыкмаска мөмкин, яисә җиңелчә формада барлыкка килә, киресенчә – акрынлап көчәя барып, авыр стадиягә җитәргә мөмкин.
 
Кешенең иммун системасы зәгыйфь икән, авыру бик тиз «эләктереп» ала. Аның көчсезләнүенә китерүче сәбәпләр төрле:
– ВИЧ-инфекция, шикәр диабеты, онкологик авырулар
– туклану һәм  тормыш-көнкүреш шартларының начар булуы
– алкоголь белән  чамадан тыш мавыгу, наркотик куллану.
Балалар һәм өлкәннәрнең дә иммунитеты көчсез була.
 
Үпкә туберкулезына хас билге – өч атна  һәм аннан да күбрәккә сузылган какырык бүленеп чыгучы йөткерү.
Йөткерү белән күзәтелә торган билгеләр:
– гәүдә авырлыгы кимү, аппетит югалу
– хәлсезлек, тиз ару
– температура күтәрелү
– көчле тир бүлеп чыгару, бигрәк тә төнлә белән
– күкрәк турысында авырту
– кан төкерү.
 
Мондый билгеләр күзәтелгәндә, әлбәттә, беренче эш итеп табибка мөрәҗәгать итәргә тиешсез.
Туберкулез сулыш органнарыннан тыш, сидек бүлеп чыгару системасын, җенси органнарны, ми тышчасын һәм эчәклекләрне зарарлый. 
 
Туберкулезга диагноз куюның төп алымы – 15 яшьтән соң  флюорография тикшерүе үткәрү. Шундый тикшеренүдә ел саен яңа авыручылар ачыклана.
 
Туберкулезны бары махсус диспансерларда гына дәвалыйлар. Шуны да әйтергә кирәк: халык медицинасы, фитотерапия авыру вакытында бары ярдәмче рольдә генә, алар туберкулезга каршы препаратларны алыштыра алмый.
 
Хаҗия Просвирнина, 
туберкулезга каршы көрәш диспансеры табибы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus