Зәйдә укучылар “Идел буе аҗаганы”нда көч сынашты
Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәп базасында “Идел буе аҗаганы” дип аталган хәрби-спорт уеннары бәйгесенең муниципаль этабы оештырылды. Анда район мәктәпләре командалары физик әзерлектә, ату, противогаз киеп йөгерү һ.б үзенчәлекле ярышларда көч сынашты. Җиңүчеләр баллар исәбе буенча киләсе атнада билгеләнәчәк.